news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров Татарстанның Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары халкы белән очрашты

Гражданнарның бер генә гаризасы да игътибарсыз калмады, аларның бер өлеше алдан язылу барышында каралды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан район бүлегендә гражданнарны кабул итте. Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында яшәүче 8 кеше шәхси сорау белән эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Гражданнарның бер генә гаризасы да игътибарсыз калмады, аларның бер өлеше алдан язылу барышында каралды. Гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтелде, сораулар буенча аңлатмалар бирелде. Язма гаризалар республика эчке эшләр бүлегенең конкрет бүлекчәләренә тикшерү өчен җибәрелде, анда билгеләнгән вакытта җаваплар әзерләнәчәк.
Министр 6 кеше белән күзгә-күз очрашты. Гражданнар җинаять эшләрен тикшерүнең канәгатьләнерлек дәрәҗәдә бармавына, административ җаваплылыкка тарту, торак-көнкүреш проблемалары, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләләре буенча шикаятьләр, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы адресына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Югары Ослан авылында яшәүче Виктор Давыдов Россия Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” муниципальара бүлеге хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул әнисенең гомерен саклап калган өчен полицейскийларга рәхмәт белдерде. Өлкән яшьтәге ханымның кинәт урамда хәле начарлана һәм күршеләре, аны үлгән дип уйлап, полиция чакырта. Урынга килгән тәртип сакчылары пенсионерга тиешле медицина ярдәме күрсәтә һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра.
Әсгать Сәфәров эш сәфәре барышында шулай ук полиция бүлегенең шәхси составы белән оператив киңәшмә үткәрде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot