news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров: Татарстан кешеләренең чит илдә дә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш

Чит илләрдәге Татарстан вәкилләренә Россия Президентын сайлауда ватандашларыбызның конституцион хокукларын тормышка ашыруда ярдәм итү бурычы йөкләнде.

Әсгать Сәфәров: Татарстан кешеләренең чит илдә дә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш
архив/Султан Исхаков

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Чит илләрдәге Татарстан вәкилләренә 18 мартта узачак Россия Президентын сайлау вакытында илдән читтә булган ватандашларыбызга сайлауда катнашуда ярдәм итү бурычын йөкләделәр. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов әйтте.

Бүген Казанда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров чит илләрдәге һәм Федерация субъектларындагы Татарстан вәкилләре белән узган киңәшмә вакытында шундый бурыч куйды. Ул кешеләрнең, кайда гына булуына карамастан, конституцион хокукларын тормышка ашыру мөмкинлекләре булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Шулай ук Татарстанның кайбер министрлык җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә барышында төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләренең 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы елга бурычлар билгеләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot