news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: Татарстан хакимияте авылда цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк

Аналоглы телевидениене туктаткач, Татарстандагы 157 авылда яшәүче кешеләр телевизорны махсус җиһаздан башка карый алмаячак.

Әсгать Сәфәров: Татарстан хакимияте авылда цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Аналоглы телевидениене туктаткач, барлык татарстанлылар бушлай цифрлы каналларны карый алырга тиеш. Республика хакимияте гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү буенча эшли. Бу турыда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегиясе утырышында әйтте.

Цифрлы телевидение сыйфаты белән кыенлыклар булган ерак авылларда яшәүче социаль якланмаган гаиләләргә җиһаз кую чыгымнарын республика хакимияте үз өстенә ала, диде ул.

«Авыл җирлекләрендә цифрлы телевидениегә күчәбез һәм аналоглы телевидение туктатыла. Без тикшеренүләр үткәрдек һәм 157 торак пунктта цифрлы телевидениене карап булмаячагын билгеләдек. Бу 3,7 мең йортка кагыла», – диде Әсгать Сәфәров.

Бүген бу авылларда яшәүчеләр бары тик аналоглы телевидение генә карый һәм аны туктаткач, телевизорны махсус җиһаздан башка карый алмаячак.

«Без социаль якланмаган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү буенча чаралар эшлибез. Иярченле телевидениене кабул итү өчен җиһаз сатып алу һәм монтажлау, шулай ук цифрлы эфир телевидениесе өчен приставканы урнаштыру һәм көйләү чыгымнары компенсацияләнәчәк. Республикада моны үз өстебезгә алабыз», – дип ачыклык кертте Әсгать Сәфәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100