news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров “Татарстан-24” телеканалын техник яктан яңарту ниятләнүен әйтте

“Телеканалга карата кызыксыну артты, реклама да яхшы гына китте. Әмма әле сораулар калды”, - диде Президент Аппараты җитәкчесе.

Әсгать Сәфәров “Татарстан-24” телеканалын техник яктан яңарту ниятләнүен әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел “Татарстан-24” телеканалы техник яктан яңартылырга мөмкин. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте. Утырышта Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Сеславинский катнашты.

“2016 елда телеканал төбәк телевидениесен саклап калу һәм үстерү максатыннан булдырылды. Телеканалны булдыру максатлары һәм бурычларын башкарып чыктык, шәһәр һәм районнардагы телекомпанияләрнең эфирын тулыландыру проблемасын хәл иттек”, - дип белдерде Әсгать Сәфәров.

Ул хәзер телеканалның аудиториясе 1 млн 600 мең кешегә җиткәнен әйтте. “Телеканалга карата кызыксыну артты, реклама да яхшы гына китте. Әмма әле сораулар калды. Интернет челтәренә тоташтыру юк, шәһәр һәм район тормышларын тулы канлы яктырту буенча сораулар калып бара. Бу мәсьәләләрдә каналга ярдәм итәчәкбез. Быел аның техник җиһазланышы мөмкинлеген караячакбыз”, - диде Әсгать Сәфәров. Әмма ул аннары контентның сыйфаты һәм тулылыгы өчен җаваплылык та артачагын билгеләп узды. “Без күпкә сыйфатлы эшкә өмет итәргә хокуклы”, – диде.

Әсгать Сәфәров 2018 елда “Яңа гасыр” телеканалының тапшырулар һәм программаларын эшләүне тулысынча HD-форматка күчерү планлаштырылуын белдерде. Казахстан һәм Үзбәкстанда телеканалның корреспондент пунктларын ачу ниятләнә.

Әсгать Сәфәров, быел шулай ук, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы базасында татар телендә балалар телевидениесе эшли башлаячагын искәртте. “Тәүлек буе эшләячәк канал үзләре җитештерүендә 20 балалар-үсмерләр проектларын үз эченә алачак. 1 нче февральдән башларга җыеналар”, - диде.

Әсгать Сәфәров агентлык җитәкчесе Айрат Зариповка мөрәҗәгать итеп, телеканалларның нәтиҗәлелеге мәсьәләсен игътибар белән өйрәнүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100