news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров: Төрле милләт аудиториясе белән эшләү буенча яңа мәйданчыклар кирәк

«Глобализация шартларында республика халыклары телләрендә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә кирәк. Дөнья үзгәрә, сездән дә үзгәрешләр сорала, туган телләрдә сыйфатлы контент булдыра беләсез», — дип белдерде.

Әсгать Сәфәров: Төрле милләт аудиториясе белән эшләү буенча яңа мәйданчыклар кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров әйтүенчә, массакүләм мәгълүмат чараларына төрле милләт аудиторияләре белән эшләү буенча яңа мәйданчыкларга чыгарга кирәк.  

Әсгать Сәфәров Татарстанда яшәүче чуваш, мордва, удмурт, мари аудиторияләре белән эшләү буенча яңа эш алымнарын табарга киңәш итте. «Эшләми торган» форматлардан китәргә кирәклеген әйтте.

«Глобализация шартларында республика халыклары телләрендә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә кирәк. Дөнья үзгәрә, сездән дә үзгәрешләр сорала, туган телләрдә сыйфатлы контент булдыра беләсез», — дип белдерде Әсгать Сәфәров.

«Татарстан территориясендә яшәүче халыклар гел бердәм булды. Безнең көч шушы бердәмлектә булды», — диде. Бүген милли массакүләм мәгълүмат чараларында шушы тема өстенлекле бурыч булырга тиешлеген искәртте. 

Әсгать Сәфәров Россиядә Фән елы булуын искәртеп, бу темага да өстенлек бирергә кушты. 8 февраль көнне Фән көнендә чара узачагы, республикада Фән елын үткәрү комитеты төзеләчәген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot