news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әсгать Сәфәров Төркия Республикасы жандармериясе делегациясе белән очрашты
Очрашу Татарстан Эчке эшләр министрлыгында узды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кичә Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Жандармерия командасы план һәм сәясәт идарәсе башлыгы генерал-майор Али Озкара җитәкчелегендә Төркия Республикасы жандармериясе делегациясе әгъзалары булды.
Очрашуда министрлык җитәкчелеге белән ике ведомствоның җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә эшләү һәм ике республика арасында тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров кунакларга республикага ясаган визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм аның өчен ведомствода дәрәҗәле кунаклар кабул итү зур шатлык булуын белдерде.
“Татарстан – РФда динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе. Җитештерү, финанс, инвестиция эшчәнлеге, шулай ук социаль өлкә күрсәткечләре кергән рейтинг буенча безнең республика берничә ел инде Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Бу уңышлар барысы да Татарстан җитәкчелегенең дөрес сәяси позициясенә бәйле”, - дип билгеләп үтте министр.
Шулай ук ул республикада төбәк территориясендә яшәүче төрле этник һәм конфессиара төркемнәрнең мәнфәгатьләр балансы саклана дип ассызыклады. Әсгать Сәфәров сүзләренчә, бу эшкә ТР Эчке эшләр министрлыгы да зур өлеш кертә.
Министр оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, соңгы елларда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча зур күрсәткечләргә ирешә алды, дип билгеләп үтте.
“Без оештырылган җинаятьчелек белән уңышлы көрәш алып барабыз. Соңгы 10 елда Татарстанда бу категориядәге җинаять эшләре буенча 500дән артык бандит хөкем ителгән, аларның 16 сы – гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән”, - диде Әсгать Сәфәров.
Моннан тыш, министр республикада законсыз әйләнештәге утлы корал, наркотикларны ачыклау һәм алу буенча зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Министрлык экстремизм белән көрәштә дә зур роль уйный. 1,6 ел элек Эчке эшләр министрлыгының криминаль милиция структурасында экстремизмга каршы көрәш буенча махсус үзәк булдырылды. “Бүгенге көндә республика территориясендә бу өлкәдәге вәзгыять тотрыклы кала”, - дип ассызыклады министр.
Очрашуда Бөтендөнья студентлар спорт уеннарына әзерлек мәсьәләләре дә кузгатылды. Казан Универсиадада катнашучыларны 2013 елда кабул итәчәк, ә Төркия 2011 елда Кышкы Универсиада үткәрә.
“Хәзер без халыкара чарада катнашучылар һәм кунаклар иминлеген тәэмин итү өчен Россиядәге һәм чит илдәге хезмәттәшләрнең мондый киң күләмле чаралар үткәрү буенча тәҗрибәсен өйрәнәбез”, - диде Әсгать Сәфәров.
Министр йомгаклау сүзендә ике республиканың гражданнар иминлеге өчен хезмәттәшлек итүенә ышаныч белдерде.
Төркия делегациясе җитәкчесе - генерал-майор Али Озкара Эчке эшләр министрлыгы һәм эчке гаскәрләрнең шәхси составына җылы кабул итүләре һәм кунакчыл булулары өчен рәхмәт белдерде. Ул 11 майда Төркиягә Россия Президенты Дмитрий Медведев килүен искә төшереп үтте. Визит кысаларында Россия белән Төркия арасында Эчке эшләр министрлыгы белән бәйле ике хөкүмәтара килешүгә кул куелган. “Бу килешүләр буенча РФ Эчке гаскәрләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге алдык”, - диде генерал-майор.
Али Озкара Төркиядә хокук тәртибе саклау ничек гамәлгә ашырылуы хакында кыскача сөйләде. Аның сүзләренчә, жандармерия Төркия полициясе белән беррәттән Төркия Эчке эшләр министрлыгы составына керә. Әмма Төркия полициясе гражданнар иминлеге һәм авыл җирлегендә закон үтәлүне тәэмин итү өчен җаваплы, шулай ук ил чикләрен саклый һәм контрабанда очракларын булдырмас өчен тырыша. Жандармнар вазифасына төрмәләрне саклау, тоткыннарны алып килү керә.
“Без тынычлык һәм бөтен дөньяда иминлек урнаштыру өчен, - диде кунак. - Безнең илләр арасында партнерлык үсеш алырга тиеш. Бу визит Төркия жандармериясе белән РФ Эчке гаскәрләре арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча беренче адым булып тора. Киләчәктә бу мөнәсәбәтләрне үстерү һәм киңәйтү өстендә эәшләячәкбез”, - дип ышандырды Али Озкара.
Министрлыкта очрашу бүләкләр һәм сувенирлар алмашу белән тәмамланды.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot