news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: “Рубин” фанатларының әти–әниләре безгә рәхмәт белдерде”

ТР буенча эчке эшләр министры “Рубин” җанатарлары белән булган шау–шу куптарган вакыйгага аңлатма бирде

(Казан, 2 октябрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). “Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгы” дигән темага Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев үткәргән видеоконференциядән соң, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Александр Вайда һәм ТР “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникация чаралары агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов әлеге уңайдан үз фикерләрен белдерде.
Әсгать Сәфәров фикеренчә, Эчке эшләр министрлыгы гаммәви мәгълүмат чаралары өчен иң ачык ведомстволардан берсе булып кала. Әмма журналистлар шау–шу кузгаткан җинаять эшләренә генә игътибар бирә, ә җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган гаять зур эш кайвакыт читтә кала.
Министр “Рубин” җанатарлары белән булган шау–шу куптарган вакыйганы мисал итеп китерде. Аларны Пермьнең “Амкар” командасы җанатарлары белән тукмашырга юл тоткан җирдә кулга алганнар иде. “Яшермим, җанатарларның тукмашканын көтү, ә соңыннан факт буенча эшләргә дигән тәкъдим дә бар иде. Әмма бу хакта белә торып аны игътибардан читтә калдыру безнең өчен чын җинаять булыр иде. Әлеге тукмашуга юл куймаган өчен фанатларның әти–әниләре безгә рәхмәт белдерде. Миңа бу җанатарларга ярдәм күрсәтүче республиканың кайбер гаммәви мәгълүмат чараларының тоткан позициясе гомумән аңлашылмый”, – диде Әсгать Сәфәров.
Үз чиратында, Фәрит Шаһиәхмәтов республика гаммәви мәгълүмат чараларының мөмкинлекләрен кулланып, хокук саклау органнарының җәмәгатьчелек белән эшләү формасын булдырырга тәкъдим итте. Аның төп максаты хокукый тәрбия бирү булачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100