Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әсгать Сәфәров РКБ хезмәткәрләре белән очрашты
Министр хезмәт коллективлары белән шундый очрашуларны елга ике тапкыр үткәрә. Туры элемтәгә керү халыкны борчый торган мәсьәләләрне белергә ярдәм итә
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашты.
Республика клиник хастаханәсенә килеп, Әсгать Сәфәров клиниканың травматология үзәге һәм Югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү үзәге белән танышты. Медицина хезмәткәрләре белән очрашу кысаларында эчке эшләр органнарының халык белән бәйләнешен ныгытуга багышланган фильм күрсәтелде. Аннан соң Әсгать Сәфәров Татарстан Эчке эшләр министрлыгының быелның беренче яртыеллыгында эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
“Бүген Эчке эшләр министрлыгы халыкка тагын да якыная. Милиция хезмәткәрләре хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер. Сездән бары тик тирә-яктагы хәлләргә битараф калмавыгыз сорала. Бергә эшләгәндә генә җинаятьләрне тизрәк ачыкларга һәм булдырмаска мөмкин”, - диде ул.
Әсгать Сәфәров хезмәт коллективлары белән шундый очрашуларны елга ике тапкыр үткәрә. Туры элемтәгә керү халыкны борчый торган мәсьәләләрне белергә ярдәм итә. “Бу - Республика клиник хастаханәсенә минем беренче килүем. Без – хезмәттәшләр бит. Сез дә, без дә халыкны сәламәтләндерәбез. Сез – тәнне дәвалыйсыз, без – әхлакны. Шуңа күрә милициягә карата булган үпкәләрне онытып, безгә ярдәм итүегезне үтенәбез. Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса, берәр мәгълүмат җиткерергә теләсәгез, 291-20-02 “ышаныч телефоны”на шалтыратыгыз”, - дип ассызыклады министр.
Хастаханә табиблары да министрга үз сорауларын бирделәр. Аларны участок милиционерларының эше, эчке эшләр органнарына эшкә кабул итү шартлары, юллардагы пробкалар проблемасын хәл итү, шәһәрдә машина кую урыннарын булдыру кебек мәсьәләләр кызыксындырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз