news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров Питрәчтә яңа спорт комплексы ачты һәм ветеранга юбилей медале тапшырды

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Питрәч район Советының йомгаклау сессиясендә катнашты.

Әсгать Сәфәров Питрәчтә яңа спорт комплексы ачты һәм ветеранга юбилей медале тапшырды
Владимир Васильев

(Питрәч, 13 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан районнары җитәкчелегенә авылда яшәүчеләрнең хезмәтенә лаеклы түләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирергә кирәк. Гади гражданнарның мул тормышы — республика һәм муниципаль хакимиятләр эшчәнлегенең төп максаты. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Питрәч район Советының йомгаклау сессиясендә шулай дип белдерде.

Эш сәфәренең рәсми өлеше башланыр алдыннан Әсгать Сәфәров Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козловта кунакта булды. Биредә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе 93 яшьлек ветеранга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медален һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

«Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим», — дип мөрәҗәгать итте Сәфәров сугыш ветеранына. Ул аңа илгә күп еллар хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде. Михаил Козлов 1944 елда 17 яшендә фронтка киткән. Сугыш тәмамланганчы пулемет полкы составында хезмәт иткән, аннары Ленинград һәм Мурманск арасындагы территорияләрне миналардан арындыру белән шөгыльләнгән. Сугыштан соң Козлов педагогика институтын тәмамлаган һәм туган районына әйләнеп кайткан. Биредә 35 ел буе химия, биология һәм немец теле укытучысы булып эшләгән.

Ветеранның хәлен белгәннән соң, Әсгать Сәфәров «Мишә» спорт комплексын ачу тантанасында катнашты. Комплексның заманча спорт мәйданчыклары теләгән кешеләрне кабул итәргә әзер инде.

«Республика Президенты массакүләм спортны үстерүгә аерым игътибар бирә: Татарстан ил төбәкләре арасында спорт объектларының саны һәм сыйфаты буенча әйдәп баручы позицияләрне били», — дип искәртте Сәфәров.

Яңа спорт залы белән танышканнан соң, ул Питрәч район Советының йомгаклау утырышына юл тотты. Киңәшмә башланыр алдыннан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе кече бизнес һәм җирле предприятиеләр җитештергән продукция белән танышты.

«2019 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча районда уртача хезмәт хакы 35,7 мең сум тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта 48 оешма үз эшчеләренә хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак эш хакы яза, бала тәрбияләүче 240 гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан да кимрәк. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә бик җитди эшләргә кирәк. Бу — ТР Президенты һәм ил җитәкчелеге безнең алга куйган төп бурыч», — дип искәртте Әсгать Сәфәров.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100