news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әсгать Сәфәров Нурлатта гражданнарны кабул итте
Эчке эшләр министрына шәхси сораулар белән 10 граждан мөрәҗәгать итте
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июнь, “Татар–информ”). Кичә ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Татарстанның Спас, Әлки, Азнакай һәм Лениногорски районнарында эш сәфәре белән булды. Министр Нурлатта гражданнарны кабул итте, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Эчке эшләр министрына шәхси сораулар белән 10 граждан мөрәҗәгать итте. Гаризаларның бер өлеше алдан язылу барышында каралды. Министр милиция эшенә, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткән Нурлат һәм Аксубай районнарында яшәүче 6 кеше белән очрашты. Мөрәҗәгатьләр арасында шулай ук торак, пенсия һәм башка проблемаларга кагылышлылары да бар иде. Гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмады.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенең халык белән очрашулары инде күп еллар үткәрелеп килә һәм алар күркәм традициягә әверелде. Кешеләр белән турыдан–туры аралашу урыннарда булган проблемаларны аңларга, гражданнарның милициягә реаль мөнәсәбәтен бәяләргә, борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Гражданнарны кабул иткәннән соң Әсгать Сәфәров Нурлат шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегенең җитәкчеләре белән оператив киңәшмә үткәрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot