news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: Медиакырга комплекслы анализ системасын булдыру кирәк

«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе матбугат вәкилләрен киләчәктә цифрлы технологияләр һәм социология коралларын кулланырга чакырды.

Әсгать Сәфәров: Медиакырга комплекслы анализ системасын булдыру кирәк
Владимир Васильев фотосы

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров медиакырга комплекслы анализ системасын булдыру кирәклеген әйтте.

Бу хакта ул «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләп узды.

«Татарстан халкы белән багланышлар сыйфатын арттыруда, цифрлы технологияләр һәм социология коралларын кулланып, медиакырга комплекслы анализ системасын булдыру мөһим адым булып торырга тиеш», — диде.

Әсгать Сәфәров 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителгәнен искәртте. «Цифрлаштыру мөһим актуаль тренд булып санала. Бүген җәмгыятьтә озакка сузылган пандемия тренды күзәтелә. Яңа тормыш форматына ияләшергә мәҗбүрбез. Дәүләтнең мәгълүмати сәясәте дә, принциплар да, кадрлар белән эшләүгә караш та үзгәрергә тиеш», — диде Әсгать Сәфәров.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе фикеренчә, цифрлы карарларга килгәндә, кемдер уйлап тапкан сервисларга гына таянып калмаска, үз продуктларыңны да булдырырга кирәк. «Сез шуны эшлисез дә. Продуктлар конкрет бурычларга, мәнфәгатьләрне исәпкә алып, шуларга туры китереп эшләнергә тиеш. Сез дөрес юнәлештә», — дип мөрәҗәгать итте ул «Татмедиа» җитәкчелегенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100