Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әсгать Сәфәров җәмәгатьчелекне милициягә җинаятьчелеккә каршы көрәшүдә ярдәм итәргә чакыра
Әсгать Сәфәров җәмәгатьчелекне милициягә җинаятьчелеккә каршы көрәшүдә ярдәм итәргә чакыра
(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен, иҗтимагый берләшмә һәм дини оешма вәкилләрен, республика предприятиесе җитәкчеләрен ТР ЭЭМның Җәмәгатьчелек советының чираттагы утырышында җинаятьчелеккә каршы көрәшүдә ТР Эчке эшләр министрлыгының төп юнәлешләре программасын эшләү һәм гамәлгә куюда актив катнашырга чакырды.
Совет әгъзаларының фикерләре һәм теләкләре хокук саклау органнарының эше координациясе өчен, чыннан да мөһим, - дип билгеләп үтте ул. Очрашуда республиканың эчке эшләр органнарының дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни берләшмә һәм дини конфессияләр белән мөнәсәбәтләре буенча фикер алышынды. Бигрәк тә милициянең халык белән эшләү тәртибе, шәхси составны формасын һәм тәрбияләү методларын камилләштерү, шулай ук милиционерларга социаль-хокуки теләктәшлек белән тәэмин итү мәсьәләләренә аеруча игътибар ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз