news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә Боровое Мотюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде.

Әсгать Сәфәров Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде
Татарстан Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россиянең Төп законына үзгәрешләр кертү өчен Лаеш районындагы Боровое Мотюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әсгать Сәфәров республиканың беренче җитәкчесе Минтимер Шәймиев белән тавыш бирергә килде. Ул Татарстанның Дәүләт киңәшчесеннән соң ук бюллетень алды.

«Минем имза сезнекеннән соң ук торачак, бу минем өчен горурлык», — диде Әсгать Сәфәрова Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе сайлау комиссиясе хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек теләде.

Алдарак Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, республиканың барлык сайлау участокларында да коронавирус инфекциясе таралуга каршы катгый чаралар күреләчәк. Һәрбер участокта дезинфекция уздырыла, тавыш бирергә килүчеләр агымы бүленә. Кергән һәркемнең тән температурасын үлчиләр, битлек, перчатка һәм авторучка бирәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100