news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров «Интертат» журналистларына: Шушы юнәлештәге эшегезне дәвам итегез

«Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Интертат» сайтының беренче тапкыр Интернет-басмаларның унлыгына кергәнен билгеләп узды.

Әсгать Сәфәров «Интертат» журналистларына: Шушы юнәлештәге эшегезне дәвам итегез
Лилия Заһидуллина

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан күргәзмәдә «Интертат» электрон газетасы да кыскача үз эше белән таныштырып узды. ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Интертат» басмасы эшеннән канәгать калды. «Шушы юнәлештәге эшчәнлелегезне дәвам итегез», — диде.

Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев беренче тапкыр «Интертат» сайтының Интернет-басмаларның унлыгына кергәнен билгеләп узды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов «Интертат» та уникаль караучылар 1 млн 130 меңгә җиткәнен әйтте.

«Элек көненә 1500 кеше булса, реаль түгел дип саный идек. Бүген татар укучылары 1 миллионнан артып китте, без моны зур күрсәткеч дип саныйбыз, үсешкә таба барабыз», — диде ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Интертат» коллективының сериал төшергәнен билгеләп узды. «Бөтен чил илләрдә сторис-сериаллар популяр, „Интертат“ телефонга беренче татар сериалын төшерде», — диде.

«Яхшы юнәлеш бу, шулай дәвам итегез», — диде Әсгать Сәфәров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100