Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әсгать Сәфәров: Фейкка каршы көрәштә хакимият һәм матбугат чаралары бердәмлеге кирәк
«2021 елда яңа фейклар барлыкка килү генә түгел, хәзерге фейкларның тискәре нәтиҗәләрен дә күрү куркынычы бар», — диде.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Апараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының үзара хезмәттәшлеге фейк хәбәрләргә каршы көрәштә аеруча мөһим, дип саный.
Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында әйтте.
«Кызганыч, фейк-ньюс җәмгыятьне тарката. Бер үк күренеш, фото, видео аудиториянең дөрес кабул итмәвенә, тискәре караш булдыруга китерә. Безнең якшәмбе, шимбә көннәрендә нәрсәләр булганын үзегез күрәсез. Дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының бергә эшләве кирәк», — диде Әсгать Сәфәров.
Аның сүзләренчә, укучылар һәм тамашачылар массакүләм мәгълүмат чараларыннан проблемалы мәсьәләләрне җәмгыятькә чыгарып хәл итүне көтә.
Әсгать Сәфәров ялган хәбәрләр буенча 2020 елда рекорд куелганын да әйтте. «Кайбер фейклар һаман да тарала. Мәсәлән, коронавирустан вакцина чиплаштыру өчен кулланылачак дигәне. 2021 елда яңа фейклар гына түгел, хәзерге фейкларның тискәре нәтиҗәләрен дә күрү куркынычы бар», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз