news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров ел йомгаклары буенча Лаеш районы казанышларын әйтте

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе район Советы хисап сессиясендә Лаешның муниципаль берләшмәләр рейтингында бишенче урында булуы өчен мактады.

Әсгать Сәфәров ел йомгаклары буенча Лаеш районы казанышларын әйтте
laishevo.tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2017 ел йомгаклары буенча Лаеш районының казанышларын билгеләп үтте. Бу хакта муниципаль берләшмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әсгать Сәфәров район Советының хисап сессиясендә районнның муниципаль берләшмәләр рейтингында бишенче урында булуы өчен мактады. Район исемлектә Казан, Әлмәт, Түбән Кама белән көндәш булган.

“Сезгә киләчәктә дә ирешелгән уңышлар белән тукталмыйча, алга баруыгызны телим”, - дип әйтте Әсгать Сәфәров.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе уңышка ирешкән лаешлыларга бүләкләр тапшырды. Район башлыгы Михаил Афанасьев республика бәйгесендә иң яхшы Яңа ел чарасын уздырган өчен икенче урынны яулап, дипломга лаек булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100