news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров: «Динамо» спорт җәмгыяте эшен тәнкыйтьләү өчен әлегә сәбәп юк

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы пленумы утырышы нәтиҗәләре турында сөйләде.

Әсгать Сәфәров: «Динамо» спорт җәмгыяте эшен тәнкыйтьләү өчен әлегә сәбәп юк
Артур Шипилов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров җәмгыятьнең пленум утырышы нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Без «Динамо» спорт җәмгыятенең барлык коллективлары арасында да нәтиҗәләр ясарга тиеш, уставта шулай каралган. Без ел саен җыелабыз, рәхмәт сүзләре әйтәбез, тәнкыйтьлибез дә. Тәнкыйтьләү өчен әлегә сәбәп юк. Командалар арасында тотрыксызлык бар, әлбәттә. Мин моны хатын-кызлар волейболын күздә тотып әйтәм», - дип искәртте Сәфәров.

«Спортчылар минем һәм тренерлар тарафыннан куелган бурычларны үти», - дип билгеләп үтте ул.

«Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе шулай ук Татарстанның спортның гамәли төрләре спартакиадасында иң яхшылардан берсе булуын искәртте, шунлыктан оешманың эше канәгатьләндерерлек дип табылды.

«Мине еш кына төрле спорт федерацияләрен җитәкләргә чакыралар, әмма мин «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе вазифаларын башкарганлыктан, мондый тәкъдимнәрне кире кагам. Спортта минем өчен барлык командалар һәм юнәлешләр дә мөһим – беркемне дә аерып карыйсым килми.

Мин волейболны яратам, чөнки үзем дә волейбол уйныйм. Без командаларны финанслауны үз өстебезгә алабыз һәм алар уйнап, билгеле бер уңышларга ирешсеннәр дигән бурыч куябыз», - дип сүзен йомгаклады Әсгать Сәфәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100