news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров дәүләт хезмәте ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Ветераннарга республика дәүләт бүләкләре тапшырылды.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән дәүләт хезмәте ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Әсгать Сәфәров өлкәннәргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Өлкәннәр көнендә бөтен ил "өченче" буынның хезмәтен билгеләп үтә, сезнең барыгызга да туган республика өчен хезмәтегезгә рәхмәт һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез", - диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстан бөтен социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Россиянең әйдәп баручы төбәге булып тора.

«Татарстан – лидер төбәк. Без үз алдыбызга куелган бурычларны һәм социаль гарантияләрне үтибез. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанны Россия Федерациясендә генә түгел, ә аннан читтә дә таныйлар. Нәкъ менә төрле елларда иминлекккә нигез салабыз. Тагын бер тапкыр рәхмәт сезгә", - дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров өлкәннәргә.

Аннары ветераннарга Татарстан дәүләт бүләкләре - "Фидакарь хезмәте өчен" медальләре, республикага күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чара республика иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы белән тәмамланды.

Искәртеп үтик: 1990 елның 14 декабрендә Берләшкән милләтләр берлеге Генераль Ассамблеясе үз резолюциясендә 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан иткән. Элек Өлкәннәр көне Европада билгеләп үтелгән, аннары Америкада, 1990 ел ахырында бөтен дөньяда билгеләп үтелә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100