news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров Арчада хәрби интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды

Арча районыннан 149 кеше Әфганстанга хезмәт итәргә киткән, аларның өчесе хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Әсгать Сәфәров Арчада хәрби интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды
tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Кичә Арчада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәрби интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әфганстан сугышы безнең дәүләт тарихына мәңгегә язылып куелган. Үлем куркынычы булуга карамастан, әфган җиренә тынычлык алып килергә омтылган егетләрнең батырлыгы турында һәрвакыт истә тотачакбыз», — диде Әсгать Сәфәров.

Чарада әфганчылар, әфганчылар һәм башка локаль сугышларда катнашучыларның «Хәрби туганлык» район иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. Алар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шулай ук утлы коралдан залп бирделәр.

Шәһәр үзәгендәге һәйкәл 2007 елның июнендә ачылган иде. Проектның авторы - Владимир Борисов.

Һәйкәл ике өлештән тора. Биек  һәм куе кызыл төстәге стела сугыш «гильотина»сы булып тора һәм аскы өлешен икегә бүлә. Кара өлеше үлемне, исән калганнарның тән һәм күңел яраларын символлаштыра. Ак өлеше сугыштан соң мәңгелек тормыш һәм сугыштан кайткан хәрбиләрнең тыныч хезмәте символы булып тора.

Арча районыннан 149 кеше Әфганстанга хезмәт итәргә киткән. Васил Әгълиуллин, Фәнис Бикбаев һәм Марат Лотфуллин хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100