news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әсгать Галимҗанов: “Мин кешеләргә гомеремнең соңгы көннәренә кадәр игелек эшләячәкмен”
Танылган хәярияче Татарстанда туып, 50 елга якын Казакъстанда яшәгән Һадиевлар гаиләсенә үз фатирын бирде
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанның танылган меценаты Әсгать Галимҗанов Татарстанда туып, 50 елга якын Казакъстанда яшәгән Һадиевлар гаиләсенә үз фатирын бушлай бирде.
Гаилә башлыгы Габдулла Һадиевка – 78 яшь. Хатыны Наилә Әкбәр кызы аннан бер яшькә кечерәк. Ул I группа инвалид, шикәр авыруыннан интегә, шуның аркасында ике аягын да кискәннәр. Өстәвенә начар күрә дә. Һадиевларның өч кызы бар, аларның берсе Казакъстанда калган, икесе инде ике ел Казанда яши. Һадиевларның үз Ватаннарына күчеп кайтуы нәкъ шуның белән аңлатыла да. “Без балаларыбыз янында булырга теләдек, - дип аңлата Казанга күчеп кайтуын Г.Һадиев. – Өстәвенә, Казакъстанда яшәү соңгы вакытта бик кыенлашты”.
Ике ел дәвамында Һадиевлар балалары белән бергә Казанның Авиатөзелеш районында 19 квадрат метрлы баракта гомер иткән. Танылган хәйрияче белән башта кызлары, аннары әти-әниләре танышкан.
Нәтиҗәдә, меценат аларга үз фатирын бирде. “Ул миңа караганда менә бу гаиләгә кирәгрәк”, - диде Әсгать Галимҗанов сәламәтлеген югалту сәбәпле баракта яшәве кыен булган Наилә Әкбәр кызын күздә тотып. Хәйрияче үзе турында борчылмаска кушты. Һич югында ул баракта да яши ала – сәламәтлегенә зарланмый. “Әнием миңа безнең нәселне оятка калдырма, гомереңнең соңгы көннәренә кадәр кешеләргә игелек эшлә дип әйтә торган иде”, - диде Ә.Галимҗанов.
Хәйрияче моңа кадәр өч гаиләгә республиканың авыл районнарында йортлар сатып алып биргән иде инде. Бүген ул торакка мохтаҗлык кичергән чираттагы гаиләгә үз фатирын бирде.
Һадиевлар гаиләсе шундый зур бүләк ясаганы өчен меценатка чын күңелдән рәхмәт белдерде, ә Габдулла Һадиев Әсгать Галимҗановның бүгеннән аларның гаилә әгъзасына әверелүен әйтте. Бу хәйрияче өчен зур бәхет, диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot