news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 апрельдән Татарстанда йөк машиналары өчен сезонлы чикләүләр кертеләчәк

1 апрельдән Татарстанда йөк машиналары өчен сезонлы чикләүләр кертеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Республика премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган. Чикләүләр гомуми озынлыгы 6,3 мең чакрымнан артык булган 392 участокка кагылачак.

Күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнә. Бу чаралар язгы чорда кертелә, чөнки бу вакытта юл өслегенә зыян килү куркынычы арта.

Өстәмә чикләүләр җәй көне гамәлдә булачак. 20 майдан 31 августка кадәр һава температурасы +32 градустан артып китсә асфальт-бетон түшәлгән юлларда авыр йөк транспортына хәрәкәт итү тыела. Чикләүләр 10:00-22:00 сәгатьләрдә гамәлдә булачак.

Чикләүләр кертелгән участокларда юл билгеләре (3.12 «Транспорт чарасы күчәренә туры килә торган авырлыкны чикләү») куелачак.

Мондый чаралар ел саен кертелә. 2025 елда чикләүләр төбәк юлларының 377 участогында гамәлдә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot