news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сезонның беренче контроль матчында “Ак Барс” “Нефтяник”ны җиңде

Әлмәттә уздырылган иптәшләрчә очрашуда Казан хоккейчылары Әлмәт командасын 5:3 исәбе белән отты.

Сезонның беренче контроль матчында “Ак Барс” “Нефтяник”ны җиңде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанның “Ак Барс” командасы сезонның беренче контроль матчында Әлмәтнең “Нефтяник” командасын 5:3 исәбе белән җиңде.

Командалар бу матч белән яңа сезонга хәзерлек барышында иптәшләрчә очрашу уеннары сериясен ачып җибәрде.

Татарстан нефтьчеләр башкаласының “Юбилейный” Спорт сараена Гагарин Кубогы иясе белән Хоккей югары лигасы чемпионатының бронза призын яулаган команда матчын карарга мең ярымнан артык җанатар килгән иде. 

  • “Ак Барс” белән “Нефтяник”ның җәйге очрашулары инде матур гадәткә әйләнде. Әлеге матчлар Әлмәт шәһәрендә уздырыла һәм шәһәрнең хоккей сөючеләрендә зур кызыксыну уята.

“АкБарс” командасын игълан иткәндә, Әлмәт егете Артем Лукояновка алкышлар көчлерәк һәм дәвамлырак булды. Исегезгә төшерәбез: Лукоянов, Казан суперклубына килгәч, Гагарин Кубогын алуда өлешен кертте.

  • “Ак Барс” белән “Нефтяник”ның очрашуыннан керемнәр инде берничә ел хәйриячелеккә тотыла. Бу юлы барлыгы 1400 билет сатылып, 273 050 сум акча җыелган. Керем “В твою пользу” фондына – инклюзив программаны тормышка ашыруга тапшырылган.
    Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/01/621228/

Хоккей, иптәшләрчә матч.
“Нефтяник”- “Ак Барс” - 3:5 (2:3, 1:1, 0:1)
Алкаларны: Гыйльманов (3′, 1:0), Марков (3′, 1:1), Батыршин (5′, 1:2), Мокин (9′, 2:2), Зарипов (13′, 2:3), Галиев (23′, 2:4), АльшевскийЯр. (39′, 3:4), Азеведо (55′, 3:5) кертте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100