Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сезонлы вируслы авырулар теркәлү нәтиҗәсендә, Татарстанның бер мәктәбендә укыту эшчәнлеге туктатылып тора
Балалар учреждениеләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләү чаралары кертелгән
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә Татарстанда грипп таралу һәм үтә көчле тын юллары вирус инфекцияләре көчәю сәбәпле, бары тик бер учреждениедә генә белем бирү эшчәнлеген туктатып тору турында карар кылынган – ул Аксубай районы Яңа Ибрай авылы мәктәбе. Анда 8 нче сыйныфта уку вакытлыча туктатылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.
Брифингта, шулай ук, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Казан дәүләт медицина университетының балалар инфекцияләре кафедрасы мөдире, балалар инфекцияләре буенча баш белгеч Владимир Анохин катнашты.
“Белем бирү учреждениесендә балаларның 20 проценттан артыгы, авыру сәбәпле, укырга килми икән, мәктәп яки сыйныфны ябу турында карар кылына. Бүгенге көндә Аксубай районы Яңа Ибрай авылы мәктәбендә 8 нче сыйныф ябылган. Әлегә башка балалар мәгариф учреждениеләре ябылу турында хәбәр булмады. Учреждение 5-7 көнгә ябыла. Коллективта балаларны вакытлыча таркату грипп вирусын авыру баладан сәламәт балага йоктырмауның нәтиҗәле чарасы”, - дип билгеләп узды Марина Патяшина.
Идарә җитәкчесе кичәгедән башлап, ягъни 25 нче гыйнвардан балалар белем бирү, балалар социаль, балалар медицина учреждениеләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләү чаралары кертелүе турында белдерде. “Балалар коллективларында төрле чыгышлар, концертлар оештырырга киңәш итмибез. Балалар учреждениеләрендә дәваланучы балаларның хәлен белү дә бары тик медицина битлеге киеп кенә рөхсәт ителә”, - дип белдерде Марина Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз