Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сезон ябылу уңаеннан, Камал театры үзенчәлекле акция игълан итте
Чакыру билетларының саны, сатып алынган билетлар саныннан чыгып билгеләнә.
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). 112 сезоны ябылу уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Камал театрының "Диләфрүз-Remake" (29 июнь) һәм "Бармы ришвәттән дәва" (5 июль) спектакльләренә билет алып, 6 июльдә сезонны ябачак легендар "Зәңгәр шәл" спектакленә чакыру билетына ия булу мөмкинлеге бар.
Чакыру билетларының саны, сатып алынган билетлар саныннан чыгып билгеләнә: 1 алынган билетка - 1 чакыру, 2 билетка - 2 чакыру, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Акция билетларны Камал театры кассасыннан алганда гына гамәлдә. Алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр җитәкчелеге үзгәрешләр кертү хокукына ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз