news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сезон өчен оятмы, дисезме? Теләмәгән сүзне мәҗбүри әйттерә алмассыз – Хавьер Грасия

"Рубин" футбол командасы баш тренеры сезонның соңгы уеныннан соң үз фикерләре белән уртаклашты.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Перьмдә "Амкар" командасына каршы бүгенге уеннан соң (2:1), "Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия матбугат конференциясендә каләм әһелләре белән аралашты.

"Команданың уены белән канәгатьмен. Уенның, аеруча, беренче таймында күп нәрсә барып чыкты. Исәп аермасының 2:0 булуы да шул хакта сөйли. Икенче таймда көндәш безне шактый кысрыклады, шуңа да җиңел булды, дип әйтеп булмый. Шунысын да әйтергә кирәк, сезонның соңгы уенында 9 нчы урын өчен генә көрәш алып барганда мотивацияне саклап булмый. Шулай да бу яктан команда проблема тудырмады", – диде Хавьер Грасия. 

Сезондагы уңышсыз уеннардан соң "Рубин" футболчыларының тамашачылардан гафу үтенгәне булды. Бүген бу хакта баш тренерның да исенә төшерделәр. Уңышсыз сезон өчен гафу үтенмиме, янәсе.

"Максималь дәрәҗәдә намус һәм теләкбелән эшләргә тырышам. Эш нәтиҗәсенең яхшы килеп чыгуын телим. Шуңа да берәү дә әйтергә теләмәгән сүзне мәҗбүи әйттерә алмас", – диде Хавьер Грасия.

Бернинди әһәмияткә ия булмаган бүгенге уенда төрек футболчысы Гекдениз Караленизның составка эләкмәве хакында сорагач, Хавьер Грасия: "Белүегезчә, мин составка эләкмәгән уенчылар турында сөйләргә яратмыйм. Гекдениз Караденизның узган атнадан бирле гомуми төркемдә күнегүләр уздырмавын беләсездер. Ул сихәтсезләнде", – дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100