news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән сигез мең кеше мөрәҗәгать иткән

Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән 8155 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1758е балалар, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Талпан тешләүнең иң күп очрагы Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында теркәлгән.

Талпан боррелиозының 30 очрагы һәм читтән кертелгән талпан энцефалитының өч очрагы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot