news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сезон башыннан Татарстанда 30 мең тонна шикәр җитештерелгән

Шикәр заводларына 430 мең тонна чимал кайтарылган

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Сезон башыннан Татарстанда яңа уңыш чималыннан 30 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Бүгенге көнгә 25,3 мең тонна татлы тамыр җыеп алынган, бу исә планның 52 процентын тәшкил итә. Шулхакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Шикәр заводларына 430 мең тонна чимал кайтарылган. Шикәр чөгендере җыю комбайннары бер тәүлеккә уртача алганда 1 мең тоннадан артык татлы тамыр ала. Әлеге культураны беренчеләрдән булып алып бетергән районнар техниканы уңыш җыелып бетмәгән хуҗалыкларга бирә. Мондый ярдәм шикәр чөгендерен җыеп алу эшен тизләтергә тиеш. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында октябрь уртасына кадәр чөгендер алу тәмамланырга тиеш дип ышандыралар.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100