news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Сезнең тәкъдим" акциясе үткәрелде

Кадетларның фикерләре шул рәвешле өйрәнелде

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагындагы Кадет мәктәбендә “Сезнең тәкъдим» исемле акция үткәрелде. Аның максаты – мәктәптә үткәрелүче чаралар турында кадетларның фикерен һәм тәкъдимнәрен белү. Моның өчен мәктәп фойесында “Тәкъдимнәр әрҗәсе” куелган иде. Укучылар теләкләре язылган язуны шунда сала алды. Моннан соң теләкләр әрҗәсе ачылып, барлык тәкъдимнәр өйрәнелде һәм исәпкә алынды. Хәзер мәктәп чараларын планлаштырганда мәктәп укучылар тәкъдимнәре исәпкә алынача, дип яза “Идел таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot