news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сезнең Саммитта катнашуыгыз - бердәмлек билгесе - Р.Миңнеханов ислам дәүләтләре илчеләренә

Президент ислам дәүләтләре илчеләренә "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018" X халыкара икътисадый саммитында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Сезнең Саммитта катнашуыгыз - бердәмлек билгесе - Р.Миңнеханов ислам дәүләтләре илчеләренә
http://tatarstan.ru

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). "Сезнең биредә самитта катнашуыгыз - бердәмлек билгесе, монда яшәүче 20-25 млн. мөселман белән бердәмлек билгесе ул. Һәм дөньядагы бер миллиард 700 млн. мөселманның тынычлык, игелек һәм ярдәмчел дингә ышануларын раслый", - диде Татарстан Президенты Ислам дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләренә. Бу хакта республика җитәкчесе илчеләрнең Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуында белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Очрашу кичә, 10 майда, Казан Кремлендә үтте. Рөстәм Миңнеханов ислам дәүләтләре илчеләренә "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018" X халыкара икътисадый саммитында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты форумның икътисадый, геосәясәт һәм мәдәни өлкәләрдә әһәмиятен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, KazanSummit - инде дүрт ел Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендәге бизнес даирәләрнең яшь вәкилләре җыела торган иң эре мәйданчыкларның берсе. Биредә алар проектларны гамәлгә ашыру турында килешә, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр ныгуга тәэсир итәләр.

Ислам дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре Татарстан белән социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрне киңәйтергә әзер. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның да ислам илләре базарларына үз продукциясен китерергә әзер булуын билгеләде.

"Татарстан Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы мөнәсәбәтләргә зур өлеш кертә ала. Ислам дәүләтләре бизнесына Россия белән эш алып баруны уңайлы итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Алжирның Россиядәге илчесе Смаил Аллауа ун елда Казан саммитының 300 катнашучыдан 3 мең катнашучыга кадәр үсүен ассызыклады. "Ник кешеләр KazanSummit ка килә? Беренче чиратта, яңа идеяләр табу өчен. Яңа партнерлар белән очрашу өчен. Һәм шулай ук кунакчыллыкны тоеп, өйгә чәк-чәк алып кайтыр өчен. Ышанам, елдан-ел Казан шәһәренең халыкара аренада абруе артачак кына", - диде илче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100