Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа — Президент олимпиада катнашучыларына
Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлады.
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа”, – диде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау тантанасында.
“Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш керткән өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт”, – диде Татарстан Президенты.
Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай – барлыгы 13 илдән килгән вәкилләр арасында Гран-прины Япониядән Накамура Мидзуки яулады.
Шундый ук бүләккә Саба районы Эзмә авылы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова да лаек дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз