Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Укытучылар көне уңаеннан уздырылган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйге җәмгыятебездә укытучы һөнәренең абруен күтәрү, татар теле һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән мөгаллимнәребезне ачыклау һәм хөрмәтләү максатыннан оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Иҗади эшләр 2026 елның 11 сентябреннән алып 4 октябренә кадәр кабул ителде. Бәйгегә Казан, Арча, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Актаныш, Саба, Минзәлә, Мамадыш, Балтач, Тәтеш, Әтнә районнары, Россия төбәкләреннән – Киров, Ульяновск, Чиләбе, Төмән, Свердлау, Пенза, Омск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикаларынан эшләр җибәрделәр. Иң өлкән катнашучыга 91 яшь иде.
Җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессының махсус комиссиясе тарафыннан билгеләнде. Барлык таләпләргә җавап биргән, укытучы образын тулысынча ача алган эшләр югары бәяләнде.
Бүләкләү тантанасы 16 октябрь көнне сәгать 12:30да Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан «Дворянское гнездо» ресторанында узачак.
ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ:
10-15 яшькәчә:
1 урын - Нафиков Мансур (Нефтекама шәһәре), Нәбиуллина Зәмирә (Татарстан, Алабуга шәһәре)
2 урын - Усманов Айзат (Татарстан, Казан), Рафикова Ясминә (Башкортстан, Нефтекама шәһәре)
3 урын - Айдуллина Азалия (Төмән өлкәсе), Сафина Әминә (Самара өлкәсе), Сабирова Зөһрә (Татарстан, Әтнә)
16-20 яшькәчә:
1 урын - Халикова Хәнифә (Татарстан, Казан)
2 урын - Масяева Иркә (Чувашстан Республикасы)
21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
1 урын - Ханькова Зөһрә (Татарстан, Минзәлә районы), Мингалиев Минневәрис (Татарстан, Мамадыш районы)
2 урын - Төхбәтшина Рәйсә (Самара өлкәсе), Мифтахова Гөлүсә (Татарстан, Балык Бистәсе)
3 урын - Нурисламова Зинфира (Башкортостан, Туймазы шәһәре), Илкәева Гүзәл (Пермь крае)
Рәхмәт хатларына ия булучылар:
Газизова Әмирә (Татарстан, Балтач районы), Шәйдуллина Диана (Алабуга шәһәре), Забиров Рәдиф (Свердловск өлкәсе), Фәрзиева Ләйсән һәм Лилия (Чиләбе өлкәсе).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз