news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Севастопольдә “Файдалы гыйлем” ислам мәктәбе ачыла

“Файдалы гыйлем” ислам мәктәбенә укырга 6дан 13 яшькә кадәрге балаларны чакыралар.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”). Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте Симферопольдә “Файдалы гыйлем” ислам мәктәбе оештыра. Бирегә 6дан 13 яшькә кадәрге балаларны чакыралар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

“Файдалы гыйлем” ислам мәктәбендә дәресләр уку елы дәвамында һәр шимбәдә узачак.

Биредә балалар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән укырга, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) тормышын өйрәнәчәк. Биредә яңа сүрәләр өйрәнеп, ислам нигезләре белән танышу өчен дә зур мөмкинлек була. Моннан тыш, балаларга интеллектны арттыру уеннары, спорт чаралары булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәктәп ачылышы 8 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә булачак. “Файдалы гыйлем” ислам мәктәбе мөгаллимнәре ата-аналарга укыту программасы турында сөйләячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot