Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән соң Севастополь утсыз калган
Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән соң Севастополь шәһәре утсыз калган. Бу хакта шәһәр губернаторы Михаил Развожаев хәбәр итте.
«Дошманның энергетика инфраструктурасына һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәр вакытлыча утсыз калды. Дошман, безне гадәти тормыш шартларыннан мәхрүм итәргә һәм паника куптарырга тырышып, яңадан рәхимсез һөҗүм итә», - дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Энергетика инфраструктурасы объектларында махсус режим кертелгән, ашыгыч хезмәтләр тулы әзерлектә. Белгечләр энергия белән тәэмин итүне торгызу буенча эшли инде.
«Безне ут булмау гына куркытмый. Моннан яманракларын да кичердек, хәзер дә түзәрбез», - дип искәрткән Михаил Развожаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз