news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Севастополь милли-мәдәни җәмгыяте Татарстан вәкиллегеннән бүләкләр алды

Җәмгыятькә матди ярдәм күрсәтүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләгән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның Кырымдагы вәкиллеге Казан татарлары һәм башкортларының Севастополь милли-мәдәни җәмгыятенә ярдәм күрсәтте. 27 октябрьдә җәмгыятькә теле- һәм видео-аппаратура һәм оргтехника бүләк ителгән. Бүләкләрне Севастополь милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Җәмил Хисаметдинов кабул итеп алган. Бу хакта Татарстанның Россиянең Кырымдагы вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Казан татарлары һәм башкортларының Севастополь милли-мәдәни җәмгыяте 1994 елда теркәлгән, ул Севастопольдә татарлар һәм башкортлар мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру буенча зур эш алып бара. Аерым алганда, биредә шәһәр Сабан туе, Корбан бәйрәме, шулай ук татар халкының башка дини бәйрәмнәре, истәлекле даталары билгеләп үтелә. Җәмгыять Севастополь Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясенең актив әгъзасы булып тора. Җәмгыять әгъзалары Россиянең барлык чараларында актив катнашалар, "Кырым язы" вакытында бертавыштан Кырым белән Севастопольне Россиягә кушуны хуплап чыктылар.

1995 елдан башлап Казан татарлары һәм башкортларының Севастополь милли-мәдәни җәмгыятен элеккеге хәрби төзүче Җәмил Хисаметдинов җитәкли. Аның инициативасы белән Севастополь радиосында 19 ел дәвамында ай саен ярты сәгать "Туган тел" тапшыруы оештырылган.

2016 елда җәмгыять яңа бина белән тәэмин ителгән. Биредә җыеннар, туган тел курслары һәм вокал ансамбле репетицияләре үткәрелә, милли бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100