news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сетевая компания» электр энергиясен кулланучыларга тапшырудагы проблемаларны өйрәнә

Компаниянең директорлар советы утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

«Сетевая компания» электр энергиясен кулланучыларга тапшырудагы проблемаларны өйрәнә
https://tatarstan.ru

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте кулланучыларга электр энергиясен бирү проблемаларының сәбәпләрен анализлады. Директорлар советы утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коронавирус пандемиясе аркасында Директорлар советы утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды. 2020 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча технологик хокук бозуларга анализ тәкъдим ителде. Анда электр бирү проблемаларының сәбәбе «чит затларның санкцияләнмәгән йогынтысы» булып чыкты.

Шул ук вакытта компаниядә, кулланучыларны электр белән тәэмин итүне туктатуны булдырмау, сүндерү очракларының санын һәм вакытын киметү өчен чаралар күрәләр, дип ышандыралар.

Беренче кварталда «Сетевая компания» Татарстан кулланучыларын 6,7 млрд кВт электр энергиясе белән тәэмин итккән һәм кулланучыларны технологик тоташтыру буенча 3 369 килешүне үтәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100