Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда кибет янында машина бәрдергән 6 яшьлек кызны хастаханәгә озатканнар
Чаллыда кибет янында машина бәрдергән 6 яшьлек кызны автокаланың Кама балалар медицина үзәгенә алып киткәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук сакчыларының мәгълүматларыннан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәте 28 июньдә көндез Алиш урамындагы 43нче йорт каршында булган. «Лада Веста» автомобиленең йөртүчесе кызны бәрдереп киткән, нәтиҗәдә ул төрле тән җәрәхәтләре алган. Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның авариядә ни дәрәҗәдә гаепле булуы административ тикшерү барышында ачыкланачак», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз