news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сессиядә Казанның узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча хисап ясалды

Шәһәр Думасы депутатлары уртача хезмәт хакының югарылыгына шик белдерде һәм балалар бакчасы кытлыгы проблемасын кузгатты

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының 49 нчы сессиясендә шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов муниципаль берәмлекнең узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча хисап ясады.

Аның раславынча, былтыр уртача хезмәт хакы 1 процентка (17,4 мең сумга җикән), төзелеш-монтаж эшләре күләме 2,2 процентка, автотранспортта йөк ташу әйләнеше 17,7 процентка арткан, сәнәгатьнең җитештерү индексы 100,9 процентка җиткерелеп (барлыгы 139,6 млрд. сум), үсештә булган, ләкин, шул ук вакытта, чынлыктагы хезмәт хакы 2,2 процентка кимеп 92 процентка калдырылган, ваклап сату сәүдәсе әйләнеше 2,2 процентка азрак (224,8 млрд. сум), теркәлгән эшсезләр саны 2,26 процентка арткан, инвестицияләр җәлеп итү темпы 10,6 процентка кимегән (95,9 млрд. сум тәшкил иткән), тулаем территориаль продукт үсешендә 97,9 процентка кадәр чигенеш күзәтелгән, зур һәм урта предприятиеләрдә хезмәт хакы түләүдә бурычлылык суммасы 7,9 млн. сум тәшкил иткән. Кече предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 18 мең сум булып, предприятиеләрнең еллык товар әйләнеше 217 млрд. сум булган, яки бу шәһәрнең барлык предприятиеләре товар әйләнешенең 32 проценты дигән сүз. Казан предприятиеләре һәм оешмалары төзегән төзелеш эшләренә 64,6 млрд. сум акча сарыф ителгән, шуның 20 млрд. сумы шәһәр бюджеты хисабына башкарылган һәм, нәтиҗәдә, 723,4 мең кв.м торак тапшырылган. Капиталь ремонтка дип бүлеп бирелгән 4,1 млрд. сумга (шуның 3,2 млрд. сумы торак фондын капиталь ремонтлауга тотылган) 664 торак йорт капиталь ремонт күргән, 14 чакрым юл, 12 мәгариф, 11 сәламәтлек саклау, 3 социаль юнәлешле объект төзекләндерелгән. Шәһәрдә 21 муниципаль һәм 3 ведомство программасын гамәлгә ашыруга 2,5 млрд. сум акча киткән – бу исә пландагының 93 проценты.

Докладчыга сораулар белән мөрәҗәгать иткән депутатлардан, шәһәрдә күпчелек кешенең хезмәт хакы 17 меңнән күпкә түбән, дип, уртача хезмәт хакының шундый югары булуына шик белдерүче, 16 меңләп бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чират торуын исәпкә алып, социаль өлкәдә барысы да ал да гөл түгеллеген искәртүче булды. Проблеманың соңгысы буенча, быел 3 балалар бакчасы төзеләчәк, дигән җавап алынды.

Соңыннан шәһәр башкарма комитетына Казанның социаль-икътисади үсешен комплекслы рәвештә һәм тырышлыкны халыкның тормыш-яшәеш сыйфатын арттыруга, эшсезләр саны артуга юл куймауга юнәлтеп гамәлгә ашыру, быел төгәлләнәчәк шәһәр хуҗалыгы тармаклары үсеше программасын эшкәртү йөкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100