news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үсешнең перспективалы юнәлешләрендә яшьләр фикерен ишетү кызык - Татарстан Президенты

Татарстан Президенты Казан IT-паркында шейперларның Евразия очрашуында катнашты

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Арсений Маврин, Миләүшә Низаметдинова). Казан IT-паркында бүген Татарстанның, Россиянең үсеш перспективалары һәм хәзерге заман глобаль икътисад тенденцияләре турында сүз барды.

Биредә, Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булып, Meet the Leader («Лидер белән очрашу») форматындагы сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Безгә инде икенче тапкыр килүегез куанычлы. Безнең Давос икътисади форумы белән пилот элемтәбез бар. Мин профессор Швабка, сәясәттә катлаулы вазгыять булуга карамастан, илебезгә игътибар бирүе һәм республикабызга карата җылы мөнәсәбәттә булуы өчен рәхмәтле. Давос икътисади форумының яшьләргә таянуына уңай караштамын“, - дип билгеләп үтте үзенең кереш чыгышында республика лидеры. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел бөтендөнья икътисади форумында дүртенче технологик революция темасы буенча фикер алышулар булган иде. Бүген Рөстәм Миңнехановның шейперлар белән булган очрашуында да төп тема шушы булды.



“Үсешнең перспективалы юнәлешләрендә яшьләр фикерен ишетү миңа кызыклы”, - диде Рөстәм Миңнеханов Казанга 25 илдән килгән яшь делегатларга мөрәҗәгать итеп.

Дөньядагы икътисади һәм технологик эволюция процессында яшьләр читтән карап-күзәтеп торучылар гына түгел, дип игътибарны юнәлтте Бөтендөнья икътисади форумының Евразия регионы буенча директоры Анастасия Калинкина. “Форумда катнашучылар Президент белән бергә республика, ил, төбәк үсешенең нинди перспективалары булуы турында фикерләшәләр. Бүген тотрыклы үсеш турында сөйләшәбез. Шуның өчен мәйданчык та очраклы сайланмаган, чөнки республика үзе тотрыклы үсеш һәм яшьләре, чынлап та, чәчәк ату үрнәге”, - дип билгеләп үтте ул.

Анастасия Калинкина Татарстанда IT-тармак үсеше турында: “Халкының 94 проценттан артыгына 3G керә ала һәм электрон сектор үсеше югары, бу исә электрон дәүләт хезмәтләре, мәгариф, электрон сәламәтлек саклау үсешенә йогынты ясый. Икътисади сәясәт күзлегеннән карасак – нефть чималы бәйлелегеннән качу бу. Тулаем төбәк продуктында эшкәртелмәгән нефть әйләнеше 60 проценттан 30 процентка кадәр кыскарган. Бу аспектлар барысы да сезне фикерләшү өчен бер дигән мәйданчык итә”, - дип аерып әйтте ул.



Форум турында сөйләгәндә, Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар бергәлеге директоры Адейеми Бабингтон-Ашайе бүген акылга сыймаслык яки фантастик тоелган идеяләргә күбрәк игътибар бирергә киңәш итте, ник дигәндә, киләчәктә аларның глобаль үсештә төп юнәлеш булу тенденциясе бар. Татарстанда Хөкүмәт һәм Президент үзе алдынгы идеяләргә җитди игътибар бирә һәм булыша дип ишеткән идем, диде ул.

Президент катнашындагы шушы очрашуда 3 презентация каралган иде.

“Зур белешмәләрдә инновацияләр” темасы буенча “IT-парк” югары технологияләр өлкәсе технопаркы директоры Антон Грачев чыгыш ясады. Глобаль белешмәләр базары хәзер үк тә 22 млрд доллар дип бәяләнә, тагын 4 елдан сумма 2 тапкырга арта, ди Грачев. “Планета белешмәләренең 90 проценты соңгы 2 елда булдырылган, моннан 2 ел элек тупланган мәгълүматлар 9 тапкырга азрак иде. Киләчәктә тагын ничек буласын без фаразлый гына алабыз”, - диде ул.

Норвегия Шейперын Татарстанда бу юнәлештә эш куелылышы кызыксындырды.



Республика бу мөмкинлекләрне медицинада, мәгарифтә, торак төзелеше кебек өлкәне структуралаштыруда һәм контрольлек итүдә актив файдалана, диде Татарстан башлыгы. Мәгълүмати технологияләр хакимият органнарына ныклап үтеп керде, дип, Президент республиканы тулаем колачлаган видеоэлемтә буенча теге яки бу оператив мәсьәләне хәл итү, фикерләшү мөмкинлеген, “Электрон хөкүмәт”, “Халык контроле”, “Халык инспекторы” кебек системаларны мисал буларак китерде. “Хакимият органнары эше заманча технологияләр бәрабәренә үзгәрә. Бу исә нәтиҗәлелекне күтәрү өчен зур мөмкинлекләр ача”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

“Тоталь мобиль икътисад” турында сөйләгәндә "Татфондбанк” ГАҖ әйдәп баручы белгече Айдар Шәрифҗанов, чыбыксыз технологияләр 90 ел элек фантастик идея саналган, диде. Никола Тесла аңа ышанган, һәм бүген мобиль телефон, ә аның белән заманча гаджетларның бик күп мөмкинлекләре Җир шарындагы һәр кешенең диярлек кесәсендә ята.

Әрмәнстан шейперын Татарстанда мобиль хезмәтләрдән файдалану авктивлыгы һәм дәрәҗәсе кызыксындырды. Аңа мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов аңлатма биреп: “Төп дүрт кушымта агрегаторы республика гражданнарының көндәлек ихтыяҗларының 75 процентын каплый, ул халыктан керә торган белешмәләр концентраторы булып тора”, - диде. Кушымталар бушлай, бу исә аларның нәтиҗәлелеген арттыра, диде ул. “Электрон хөкүмәт”, “Халык контроле”, “Халык инспекторы” һәм урамдагы хилафлыклар турында хәбәр итә торган дүртенче система кешеләргә ышаныч баглау мөмкинлеге бирә: алар күзгә-күз очрашкан проблемалар турындагы мәсьәләләр кабул итеп алына, эшкә куела, һәм якын арада хәл ителә.

“Киләчәктәге профессияләр” темасы буенча фикерләшкәндә шейперлар, дүртенче сәнәгый революция шундый тизлек белән бара ки, мәгариф белгечләр әзерләүдә аның артыннан җитешә алмый, дип билгеләп үттеләр.

Киһирәдән килгән шейпер Татарстан Президентыннан, бу проблема республикада ничек хәл ителә, дип кызыксынды. Мәгариф чылбыры бердәй һәм өзеклекләрсез булырга тиеш: балалар бакчасыннан - югары уку йортынача, диде җавабында Миңнеханов. “Тагын берничә дистә ел элек балалар бакчасы сабыйны әти-әнисе эштә булганда карап тору урыны булса, хәзер ул белем бирү процессының мөһим өлеше булып тора”, - дип басым ясап әйтте ул. Шундый кече яшьтән үк һөнәр белән кызыксыну орлыгы салынсын өчен республикада балалар технопарклары ачылды, ә күп кенә балалар бакчаларында махсус дәресләр үткәрелә, диде.

Урта белем бирүдә җитди реформа башланды. “Без дөньяның уңай тәҗрибәсенә таянабыз, бигрәк тә Сингапур тәҗрибәсенә”, - диде Президент.

Урта һөнәри әзерлек системасында зур кыенлыклар булды. Бүген республика заманча һәм дөнья дәрәҗәсендәге ресурс үзәкләре ача, алар югары класслы белгечләр әзерләргә сәләтле. Шул исәптән ул Россиягә 2019 елда Казан үзендә эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатын үткәргәндә ярдәм итәргә тиеш.



ТРда университетларны һәм институларны югары мәктәп кенә түгел, заманча фәнни үзәкләр һәм тикшеренү лабораторияләре итеп үзгәртү тенденциясе бара. Аларда студентлар торетик белемнәрен практика белән ныгыта ала. Ләкин вузларга икътисадның реаль секторы – вузлар алар өчен белгечләр әзерли торган предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә булу кирәк. Бу исә хезмәт базарында ихтыяҗлар үзгәрүгә тиз арада чарасын күрү өчен мөһим, диде Р.Миңнеханов.

Сәгатьтән артык барган бүгенге сөйләшүдә күп мәсьәләләрдә фикер алышынды. Моннан тыш, Татарстан Президенты “Экспо-2017”дә катнашуга Астанага чакыру алды һәм ул, һичшиксез, файдаланачакмын, диде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Google компаниясенең смартфон өчен яңа мөмкинлеге - “электрон секретарь”ны да эштә сынап караячак. Р.Миңнеханов шунда ук баш тарткан бердәнбер функционал – ул онлайн уеннарда компаньон. “Уйнап утырырга безнең вакыт юк. Мөһим эшләр күп”, - диде ул.

Республика лидеры хәбәр иткәнчә, ул 3 сентябрьдә Кыргызстанга барачак. Анда республикалар арасындагы перспективалар мәсьәләсе каралачак.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot