news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үсеш партиясе» исемлеге лидеры сайлау югары дәрәҗәдә уза дип саный

Олег Коробченко үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде.

«Үсеш партиясе» исемлеге лидеры сайлау югары дәрәҗәдә уза дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы Шәһәр Советы депутаты, «Үсеш партиясе» («Партия РОСТА») исемлеге лидеры Олег Коробченко алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирде.

Ул үзе белем алган 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган участокка килде. «Бүген участокка килеп, үз тавышыңны бирү өчен искиткеч матур көн. Чаллыда яшәүче һәркем үз вакытының берничә минутын гына булса да сарыф итәргә һәм тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Чөнки республикабызның киләчәге нәкъ менә шуңа бәйле», - диде Коробченко журналистларга.

Олег Коробченко участокка чәчәк гөлләмәсе тотып килде. Ул аны бүген туган көнен билгеләп үтүче мәктәп директоры Лариса Кузавковага бүләк итте.

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.

«Үсеш партиясе» сайлауларга 12 кандидаттан торган партия исемлеге, шулай ук бермандатлы бер кандидат тәкъдим итте.

Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100