news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шешә ватыкларына егылып бер литр кан югалткан баланы Казан хастаханәсендә коткарганнар

Татарстанның Балалар республика клиник хастанәсендә шешә ватыкларына егылган баланы коткарганнар. 

Әлеге хәл республика районнарының берсендә урамда йөргәндә булган. Бала егылган, ә ватылган шешә кыйпылчыклары кулдагы артериягә зыян китергән. Бала бер литр канын югалткан. Аны ашыгыч рәвештә Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Балалар хирургы Анатолий Фадеев җитәкчелегендәге бригада пациентка операция ясаган. Бу турыда клиникада сөйләделәр.

Алар баланың гомерен саклап калган, табиблар кирәкле дәвалау чаралары комплексын ясаган.

«Республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең җайга салынган эше кыска вакытта балага медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирде», - диделәр Балалар республика клиник хастаханәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100