news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сертификация узмыйча, укытучылар белем бирә алмаячак - министр

Яшь белгечләрне мәҗбүри рәвештә сертификация уздырачаклар

(Арча, 11 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сертификация узмыйча, укытучылар белем бирә алмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында ТР Премьер-министы урынбасары - республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. "Диплом гына түгел, белгечнең кулында сертификат та булырга тиеш. Сертификаты булмаган укытучы я әзер түгел, я укыта алмый", - диде ул Арчада үткән утырышта.  

news_right_1
news_right_2
news_bot