news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сертификатлы хәләл продукцияне маркетплейстан алу мөмкинлеге барлыкка килде

«Своё.Фермерство» — агросәнәгать комплексы өчен цифрлы экосистема, ул фермер хуҗалыкларына өстәмә чыгымнарсыз көндәлек мәсьәләләрне хәл итүне автоматлаштырырга мөмкинлек бирә.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Россельхозбанк» хезмәттәшлеге кысаларында хәләл-индустрияне үстерү өлкәсендә «Своё.Фермерство» цифрлы системасында хәләл җитештерүне сертификацияләү хезмәте гамәлгә ашырылды. Әлеге системаны Россельхозбанк эшләгән.

«Своё.Фермерство» — агросәнәгать комплексы өчен цифрлы экосистема, ул фермер хуҗалыкларына өстәмә чыгымнарсыз көндәлек мәсьәләләрне хәл итүне автоматлаштырырга мөмкинлек бирә һәм бизнесны үстерүгә юнәлдерә торган цифрлы карарларны һәм сервисларны берләштерә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сертификацияләнгән хәләл продукцияне «Своё.Родное» маркетплейсы аша фермерларның үзеннән сатып алу мөмкинлеге оештырылды.

9 декабрьдә «Россельхозбанк» һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәтенең хезмәттәшлек турында төзелгән килешүе кысаларында ике оешма арасында хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру өчен җаваплы уртак эш төркеме очрашуы булды.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июлендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти шәех Равил Гайнетдинов белән «Россельхозбанк» идарәсе рәисе Борис Листов хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешүдә хәләл азык-төлек индустриясен һәм агросәнәгатьне үстерү, бигрәк тә мөселман халкы булган илләр базарларында хәләл продукция исәбенә Россия авыл хуҗалыгы продукциясенең экспортын киңәйтү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100