news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласына Сьерра-Леоннан килгән кунак: Казанга кабат-кабат килергә телим

Татарстан башкаласы – искиткеч матур шәһәр, монда кабат-кабат киләсе килә. Бу фикерне «Татар-информ» журналистына «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумында катнашучы, Сьерра-Леон Республикасының Мәскәүдәге илчелеге атташесы Лахаи Фестус Джусу әйтте.

«KazanForum кысаларында Яшь дипломатлар форумында актуаль темалар турында фикер алышалар. Мәсәлән, бүген ясалма фәһем һәм яңа медиалар турында сөйләштек. Сессиядә вакытта мин монда ниләр эшләвебез турында мәкалә язарга булдым. Казанда, әлеге бик матур шәһәрдә булу минем өчен зур мәртәбә һәм шатлык, монда кабат-кабат кире кайтасы килә», – диде ул.

Дипломатны Татарстандагы инфраструктура һәм кеше капиталы байлыгы таң калдырган. Агентлык әңгәмәдәше республика һәм Сьерра-Леон арасында сәүдә, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен зур перспективалар күрә.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100