news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сьерра-Леоне лидеры – Миңнехановка: Без авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итәргә телибез

Сьерра-Леоне лидеры – Миңнехановка: Без авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итәргә телибез
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитында Сьерра-Леоне Президенты Джулиус Маада Био белән очрашты. Сьерра-Леоне лидеры республика белән авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып калды һәм конструктив юнәлештә үсеш алды. Без илләребез арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында республикабызның Сьерра-Леоне белән хезмәттәшлеген җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез», — диде очрашу башында Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның Сьерра-Леоне белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге дәрәҗәсе югары түгел, гәрчә Африка базарында безнең республикада җитештерелгән вертолетлар һәм йөк автомобильләре яхшы билгеле булса да, дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мөселман дөньясының иң төньяк өлеше булуын билгеләп үтте. Республикада Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм аның институтлары белән тыгыз хезмәттәшлек оешкан. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча республика җитәкчесе «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли. Бу өлештә дә Сьерра-Леоне белән хезмәттәшлек итү өчен төрле юнәлешләрне карарга мөмкин.

Джулиус Маада Био бу очрашуга әзерләнгәндә Татарстан турында күп ишеткәнен билгеләп үтте. Ул шулай ук дәүләтләр дәрәҗәсендәге үзара хезмәттәшлектән төбәкләр дәрәҗәсенә күчәргә кирәк дигән фикер белдерде.

«Без авыл хуҗалыгында хезмәттәшлекне перспективалы дип күрәбез. Безгә бу тармакта тәҗрибә, технологияләр алу мөһим, – диде лидер. – Без Россия белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булдык. Россия безгә иң авыр вакытларда ярдәм итте. Шуңа күрә без дә Россияне бу катлаулы хәлдә хуплыйбыз.

Искәртик, бүген ТР Рәисе юбилей саммитын ачу тантанасында катнашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дүрт континенттагы 57 дәүләтне берләштерә. Зурлыгы буенча ул Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан соң икенче хөкүмәтара оешма булып тора. Россия – берләшмәдә күзәтүче ил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100