news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендәге Серпухов шәһәрендә яңа намаз бүлмәсе ачылды

Мәскәү өлкәсе мөфтие Дауд хәзрәт Мөхетдинов кичә җомга намазын Серпухов шәһәренең Дзержинск урамындагы яңа ачылган дин йортында үткәрде һәм мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясады. Дауд хәзрәт җомга намазына килгән мөселманнарга Аллаһ ярдәмен теләп, барлык авырлыкларга һәм проблемаларга карамастан, җирле дини оешманың тырышлыгын, бердәмлеген әйтеп, ярдәмнәре өчен җәмгыятькә рәхмәтен белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.

Хәзер имам Мөхәммәт хәзрәт Ибномахсудов җитәкчелегендәге җирле җәмгыять яңа бинаны арендага алган һәм шунда шәһәрнең мөселман җәмгыяте белән гыйбадәт кыла ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot