news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар

Кыз бала 22 июльдә үзләре яшәгән йорт янындагы мәйданчыкта уйнаганда юкка чыккан.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Тикшерүчеләр Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

“Тикшерү органнары тарафыннан биш яшьлек кызны үтерүдә, шулай ук җенси кагылгысызлыкка каршы кылынган җинаятьтә шикләнелеп, 1990 елгы шунда яшәүче кеше тоткарланган. Хәзерге вакытта шикләнелүче фатирында тентү бара”, - диелгән хәбәрдә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз бала 22 июльдә үзләре яшәгән йорт янындагы мәйданчыкта уйнаганда юкка чыккан. Аның мәете дүшәнбе көнне иртән Серпухов тимер юлына якын урында спорт сумкасында табылган.

Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot