news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Серов шәһәрендә татар мәдәнияте фестивале үтәчәк

Апрель аенда Серов шәһәрендә «Без-Урал татарлары!» татар мәдәнияте фестивале узачак. Катнашу өчен гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Бу хакта serovglobus.ru сайты хәбәр итә.

«Чулпан» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге җитәкчесе Розалия Синцова билгеләп үткәнчә, фестивальдә иң яхшы номерлар белән инструменталистлар, вокал һәм бию жанрларын башкаручылар чыгыш ясый. Иҗади номерларны күрсәтергә Карпинск, Краснотурьинск, Екатеринбург һәм өлкәнең башка шәһәрләреннән катнашучылар килә.

«Фестиваль һәм «Чулпан» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәгенең юбилеен бәйрәм итүне берләштерергә булдык. 2023 елда «Чулпан» үзәге оешуга 30 ел тула. 23 апрельдә Серов шәһәрендә Төньяк идарә округының татар мәдәнияте коллективлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре җыелачак», - ди Розалия Синцова.

«Без-Урал татарлары!» фестивале Серовта өченче тапкыр узачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100