news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Серов бульварында шахмат һәм лото яратучылар клубы ачыла

Серов урамындагы бульварда шахмат һәм лото яратучылар клубы ачыла. Кунаклар шахмат уйнау осталыкларын тикшерә, көчле көндәшләр белән көрәшә яки «Лото» өстәл уенында үз бәхетен сынап карый ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шахмат турниры Швейцария системасына нигезләнеп 7 турда үткәрелә. Һәр йөреш өчен 5 минут + 3 секунд вакыт бирелә. Очколар тигез булганда урыннар Бухгольц коэффициенты буенча билгеләнә. Шахмат уенына 12 яшьтән зуррак уенчылар чакырыла.

Шулай ук паркларда беренче тапкыр «Рус лотосы» турниры уздырыла. Кагыйдәләр бик гади: алып баручы мичкә сыман уенчыктагы номерны әйтә, катнашучылар аның белән карточкада туры килгән саннарны каплап бара. Уенда иң җитез һәм игътибарлы кеше – карточканы беренчеләрдән булып тутырып, «Уен тәмамланды!» дигән уенчы җиңә.

Шахмат һәм лото яратучылар клубы Yaratam Chess бергәлеге белән бергә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot