news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Серле сандык»та Мамадыштан Алсу Әгъләмова: Хатын-кыз бәхете – йолаларны хөрмәт итүдә

Татарстанда «Серле сандык» проекты тәмамланды.

«Серле сандык»та Мамадыштан Алсу Әгъләмова: Хатын-кыз бәхете – йолаларны хөрмәт итүдә
Фото: «Татар-информ» өчен Гөлназ Кадыйрова тәкъдим итте

Республикада матди булмаган мәдәни мирасны саклауга һәм милләтара диалогны ныгытуга юнәлдерелгән «Серле сандык» мәдәни-агарту проектына йомгак ясалды. Инициаторы һәм җитәкчесе – Мамадышта яшәүче Алсу Әгъләмова. Бу хакта «Татар-информ»га танылган журналист Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең грант конкурсында катнашу өчен Алсуны ире Айнур Әгъләмов рухландырган. Берничә ел элек ул үзе дә мондый ярдәмнән файдаланып, Мамадыш районында креатив чаналар фестивален уңышлы гамәлгә ашырган. Алсу Әгъләмова белеме буенча математика укытучысы, әмма соңгы берничә елда визажист булып эшли.

«Бернинди коучлар, психологлар яки интернет-трендлар да хатын-кызны чын мәгънәсендә гармонияле һәм бәхетле итми. Хатын-кыз бәхете – йолаларны хөрмәт итүдә», – дип белдерде проект авторы «Татар-информ»га.

Грант ярдәменең мөһим инициативаларны тормышка ашырырга ярдәм итүен тормыш иптәшенең шәхси мисалында күреп, Алсу Әгъләмова үз көчен сынап карарга булган. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган Халыклар бердәмлеге елында мондый проектта катнашу – олы җаваплылык, дип тә ышана ул.

Проект кысаларында Алсу Әгъләмова Татарстанның дүрт районында булган – Мамадыш, Алабуга, Кукмара һәм Балык Бистәсе якларында. Төрле милләт хатын-кызлары булган руслар, керәшеннәр, удмуртлар һәм марилар белән очрашуларда катнашкан. Катнашучылар бер-берсенең көнкүреш традицияләре, йолалары һәм кулинария мирасы белән танышкан. Әйтик, Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында Алсу Әгъләмова керәшен культурасы турында белде һәм җирле хуҗабикәләр җитәкчелегендә традицион ризыклар – пирмәнкә, казан бөккәне һәм шишәрә әзерләп караган.

Алсу Әгъләмованың әнисен катнашырга чакыруы да тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уяткан. Әнисе остаз ролендә чыгыш ясаган. Кызын һәм башка кызларны өй токмачын кисәргә өйрәткән. Бу мизгел исә буыннарның дәвамчанлыгы һәм гаилә кыйммәтләрен тапшыру символына әверелгәнен дә әйтеп буладыр. Сүз уңаеннан, проект серияләрнең берсендә Алсу Әгъләмованың кызы да төшкән.

АлсуӘгъләмова – бер кыз һәм бер малай анасы. «Гаилә учагын саклаучы хатын-кызга баланста һәм гармониядә булу бик мөһим. Шул ук вакытта, хатын-кызларга чынлыкта бу халәткә ирешү өчен бик күп нәрсә кирәк түгел – үз мавыгуларың, шөгыльләреңнең мөһимлеген гамәлләрең аша исбат итәргә кирәк. Табигать белән бербөтен булу, иҗат итү виртуаль тәэсирләрдән күпкә кыйммәтлерәк», – дип тә билгели ул.

Бүген ул беренче нәтиҗәләр ясый, әмма төп максаты инде формалашкан: ул Мамадышта хатын-кызларның иҗади аралашуы өчен киңлек булдырырга хыяллана, анда милли һөнәрләр, хоббилар һәм уртак шөгыльләр аша алар эчке баланс таба алачак.

Оештыручылар «Серле сандык» проектын хатын-кызлар бәхете һәм мәдәниятара татулык нигезе буларак традицияләрне торгызу дип саный.

  • Проект Аграр яшьләр берләшмәсенең социаль әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
news_right_1
news_right_2
news_bot