news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергиев Посадта хезмәт итүчеләр Мөслим күчтәнәчләрен алды

Бүгенге көндә әлеге частьта 17 мөслимле Ватан каршындагы бурычларын үти.

(Мөслим, 6 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим муниципаль районы делегациясе һәм бер төркем ата-аналар Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад районындагы шефлыкка алынган 14258 нче номерлы хәрби частьта хезмәт итүче район егетләре янында булып кайттылар, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә әлеге частьта 17 мөслимле Ватан каршындагы бурычларын үти. Аларның хезмәте белән якыннан танышу хәрби часть командиры Виктор Буйволов белән очрашудан башланды. Сәфәрнең максаты итеп - әлеге частька шефлык күрсәтү, дуслык җепләрен ныгыту һәм хезмәттәшлекне дәвам итү. Делегация егетләрнең хәрби хезмәттәге көнкүреше белән танышты, казармалардагы шартларны карады. Солдатлар буш вакытларында газета укый яки спорт белән шөгыльләнәләр, якыннарына хат язалар, телевизордан тарихи-патриотик кинолар, төрле тапшырулар карыйлар. Шәхси гигиена мәсьәләләре дә читтә калмый, автомат кер юу машиналары да бар. Ял көннәрендә якыннары белән телефоннан сөйләшү мөмкинлеге дә бирелә. Туклану буенча да зарланучылар юк. Солдатларга менюдагы ашларны сайлап алу мөмкинлеге дә тудырылган.

Мөслим районы делегациясе традиция буенча егетләребезгә күчтәнәчләр – Мөслим икмәге, чәкчәк, әти-әниләре җибәргән күчтәнәчләрне һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100